news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда күз гөмбә инфекцияләрен дәвалау өчен уникаль препаратны сынаячаклар

Казанда «Тербинафин» препаратының беренче сынау фазасы үткәреләчәк. Бу – күз гөмбә инфекцияләрен дәвалау өчен дару.

Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган тендер нигезендә, сынауларның заказчысы – Казан дәүләт медицина университеты. Препаратны үз теләге белән катнашырга әзер булган сәламәт пациентларда сынап караячаклар. Әлегә сынауны кем оештырачагы ачыклана.

«Татар-информ»га Казан дәүләт медицина университеты матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Татарстанда ясалган препарат гөмбә кератитларын — күзнең мөгез катлавын инфекция зарарлау очракларын, шулай ук күрү сәләтен югалту һәм инвалидлыкка китерү куркынычы югары булган чирләрне дәвалау өчен билгеләнгән. Дару препараты күзгә сала торган тамчылар ясау өчен таблеткалар формасында эшләнә.

Препаратның уникальлеге Евразия икътисади берлегендә (ЕАЭС) гөмбә кератитларын дәвалау өчен теркәлгән башка дару препаратлары булмау белән бәйле. Препаратны клиник тикшеренүләрнең барлык этапларын узган, теркәгән һәм гражданнар әйләнешенә керткәннән соң (якынча 2032 елда) серияле җитештерүгә чыгару планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot