news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Күрше» фестиваленең кышкы сезоны җиңүчеләрен бүләкләделәр

«Күрше» фестиваленең кышкы сезоны җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы бүген Казандагы «Смена» мәдәни үзәгендә узды. Республиканың төрле почмакларыннан килгән иң якты проектлар авторлары грантларга тиешле сертификатлар алды.

Җиңүчеләрне котлап, ТР Шәһәрләр үсеше институты директоры Наилә Зиннәтуллина рекордлы дәрәҗәдәге кызыксынуга игътибар итте. «1448 гариза килде – бу җәйге сезонга караганда өч тапкыр күбрәк. Кышкы бәйрәм – бу сынау, шуңа күрә без барлык кунаклар өчен җылы чатырларга, яктылыкка һәм кайнар чәйгә максималь грантны бер миллион сумга кадәр арттырдык», – дип билгеләп үтте ул.

Конкурс сайлап алу нәтиҗәләре буенча, 30 муниципаль берәмлектән 49 проектка ярдәм күрсәтелде.

Төп исемлеккә кермәгән 12 проект өчен, 12 декабрьгә кадәр фестивальнең Telegram-каналында халык тавыш бирүе уза, анда өстәмә өч җиңүче дә билгеләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot