news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Күрше» фестиваленә гаризалар кабул итү башланды

Казанда «Күрше» фестиваленә гаризалар кабул итү башланды
Фото: «Күрше Фест» матбугат хезмәте

Казанда «Күрше» фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. Конкурста җиңүчеләр шәһәрнең яки республика районының иҗтимагый киңлекләрендә бәйрәм яисә чаралар оештыру өчен 1 млн сумга кадәр финанс ярдәме алачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Гаризалар 24 майга кадәр оештыручы сайтында кабул ителә.

Быел катнашучылар «Күрше» төп конкурсына һәм «Мирас» махсус проектына гаризалар юллый ала.

Фестиваль чаралары 22 июньдә башланачак, ә финал 13 сентябрьдә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot