news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда курсант командалары арасында «Генерал Скобелев-9» дигән конкурс ачыла
Курсантларның халыкара гуманитар хокук нормалары буенча белемнәре тикшерелә торган бу чараның Татарстан башкаласында инде икенче тапкыр уздырылуы
Скопировать ссылку
(Казан, 16 май, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). 17 майдан 23 енә кадәр Казанда Россия һәм БДБ илләренең югары хәрби уку йортлары курсантлары арасында «Генерал Скоболев» конкурсы узачак. РФ Кораллы көчләренең ракета гаскәрләре һәм артиллерия идарәсе белән Кызыл Хач Халыкара комитетының Россиядәге делегациясе үткәрә торган әлеге традицион бәйге быел тугызынчы тапкыр оештырыла. Бүген «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат очрашуында да сүз шул хакта барды. Журналистларның сорауларына РФ Оборона министрлыгының халыкара хәрби хезмәттәшлек буенча Баш идарәсе белгече, полковник Вячеслав Сучков белән Халыкара Кызыл Хач делегациясенең кораллы көчләр белән хезмәттәшлек буенча эксперты Олег Бондаренко җавап бирде.
Олег Бондаренко билгеләп узуынча, Россиядә 1990 еллар урталарыннан эшләүче Кызыл Хач делегациясе кораллы көчләр һәм хокук органнары шәхси составы, уку йортлары студентлары, мөгаллимнәр арасында халыкара гуманитар хокук нормаларын тарату буенча программаларны гамәлгә ашыра. Курсантларның халыкара гуманитар хокук нормалары буенча белемнәрен тикшерү конкурсын уздыру идеясе 1999 елда туган һәм ул инде 2000 елдан тормышка ашырыла башлаган. Аның максаты – белем тикшерү генә түгел, хәрби бурычлар үтәгәндә кирәкле гуманитар хокук таләпләрен өйрәтү дә. Кызыл Хач делегациясе эксперты ассызыклаганча, гуманитар хокук нормалары халыкара конфликтлар вакытында зыян күрүчеләргә ярдәм кулы сузуга гына кайтып калмый, ә хәрбиләргә, гади халыкка янаучы һәлакәтләрне булдырмый калу өчен көрәшүне дә күздә тота. «Гуманитар хокук нормалары Көнбатыш цивилизациясе «җимеше» дисәләр дә, аның тамырлары Россия тарихында бик тирән урнашкан. Хәрби командующийлар Александр Суворов, Михаил Кутузов, Михаил Скобелевларның үрнәге моны раслый», – ди Вячеслав Сучков.
9 еллык тарихы чорында курсант командалары арасында узучы конкурста РФ Оборона министрлыгына караган хәрби уку йортлары белән беррәттән, Әзәрбәйҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Украина, Казахстан уку йортлары да актив катнаша. Быел Казандагы конкурска беренче тапкыр Молдова вәкилләре дә киләчәк.
Вячеслав Сучков искәртүенчә, «Генерал Скобелев» конкурсы 2000-2003 елларда Мәскәү өлкәсенең Солнечногорски каласында уздырылган. Ә 2004 елдан бирле Россия төбәкләрендә үткәрелә. Беренче күчмә конкурсны нәкъ шул елны Казан югары команда танк училищесы кабул иткән иде. 4 елдан соң ул янәдән Татарстан башкаласына әйләнеп кайтты. Бу юлы конкурс Казан югары артиллерия команда училищесы базасында үтә. РФ Оборона министрлыгының халыкара хәрби хезмәттәшлек буенча Баш идарәсе белгече аңлатуынча, бу ике хәрби уку йорты Новочеркасский элемтә училищесы белән бергә халыкара гуманитар хокук нормаларын үзләштерү буенча лидер.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot