news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Күрмәүче блогер Иван Ерховның Эльбруска менүе турында фильм Казанда инклюзив күрсәтелә

Фильм инлкюзив, яъни мөмкинлекләре чикләнгәннәрне исәпкә алып, тифлокомментарийлар һәм субтитрлар белән күрсәтелә.

Күрмәүче егетнең Эльбруска менүе турында «Вслепую на Эльбрус» фильмы инклюзив күрсәтелә.

«Фильм 26 апрельдә Ленин исемендәге мәдәният сараенда «Время кино» дирекциясе һәм Күрмәүчеләр республика китапханәсе ярдәме белән күрсәтелә. Кинокартинаны аның авторы – күзе күрмәгән рекордсмен Иван Ерхов тәкъдим итә», дип хәбәр итә «Время кино» дирекциясенең матбугат үзәге.

«Вслепую на Эльбрус» фильмы «Алтын тәлинкә» регионара премия каталогына кергән.

Фильм инлкюзив, яъни мөмкинлекләре чикләнгәннәрне исәпкә алып, тифлокомментарийлар һәм субтитрлар белән күрсәтелә.

Яшь чикләве 16+

Иван Ерхов – Мәскәүдә яшәүче, күзләре күрмәгән блогер. 

news_right_1
news_right_2
news_bot