Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Куркынычсызлык һәм элемтә форумы ачыла
Быелгы форум чын мәгънәсендә инновацияләр мәйданына әйләнәчәк
(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”). Иртәгә Казанда Куркынычсызлык һәм элемтә форумы ачыла. Традицион форум быел РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Идел буе төбәк үзәге коллегиясенең ел йомгакларына багышланган утырышы кысаларында уза.
“Казан ярминкәсе”ннән хәбәр итүләренчә, форумда катнашучылар арасында янгын сүндерүнең автоматлаштырылган системаларын, янгын-сак сигнализациясен җитештерүчеләр, үткәргечле кабель продукциясен, кәрәзле элемтә системаларын, мәгълүмат иминлеге, компьтер программаларын тәкъдим итүчеләр бар. Хезмәтне саклау өлкәсенә кагылышлы продукция җитештерүчеләр дә булачак.
Әлеге эшләнмәләр тәкъдим ителәчәк экспозицияләрдән “Казан ярминкәсе”нең беренче павиольонында күргәзмә оештырыла. Аның кысаларында махсус техниканың өр яңа үрнәкләре белән дә танышырга мөмкин булачак.
Быелгы форумның катнашучылар географиясе гаять киң. Исемлектә, Казан, Чаллы, Мәскәү, Түбән Новгород, Чабаксардан тыш, Бийски, Дзержински, Тула һ.б. бар.
Оештыручылар быелгы форумны чын мәгънәсендә инновацияләр мәйданына әйләнәчәк, дип ышандыра. Мәсәлән, “АйПиМатика” җәмгыяте тәкъдим итәчәк җиһазны файдаланып, күргәзмәгә килүчеләр дөньяның төрле почмагына шалтырата алачак. Дзержинскиның “ПожтехИнновация” җәмгыяте төзелештә кулланылучы уникаль бизәкләү материалларын тәкъдим итәчәк. “Эр-Телеком Холдинг”, “Таттелеком”, “Вымпелком” исә кабель телевидениесе, телефон, интернет элемтәсенә кагылышлы яңа хезмәтләрен тәкъдим итә. Казан электр техникасы заводы корал һәм металлдан эшләнгән эре предметларны эзләргә ярдәм итүче “Дозор” детекторын презентацияләргә җыена.
Күргәзмәдә ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының, ЮХИДИ, Ведомстводан тыш сак идарәләренең, эксперт-криминалистика үзәге стендлары белән дә танышырга мөмкин булачак.
10 февральгә кадәр эшләячәк Куркынычсызлык һәм элемтә форумының эшлекле программасында урын алучы үзәк чараларның берсе – ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының күчмә утырышы булачак. Хезмәтне саклау буенча төбәкара ассоциация исә аттестиция комиссияләре әгъзалары өчен семинар оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз