Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда куркынычсызлык өчен карт агачларны кисәләр
Казанда куркынычсызлык өчен карт агачларны кисәләр
(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Шәһәр яшелләндерүчеләре апрель башына кадәр 6000 карт агачны кисәргә планлаштыра, алдагы елларда бары тик 4000нән артык агач юк ителгән. Әлеге зур күләмле чистарту Казанның 1000 еллыгы белән бәйле. Кисәргә билгеләнгән өрәңге һәм тирәкләргә 50 елдан артык. Парк, сквер, бакча һәм шәһәр магистральләрендә агачлар куркыныч янарга тиеш түгел.
Белгечләр сүзләренчә, агачлар табигый мохиткә караганда, шәһәр шартларында ике тапкыр азрак яши. Мисал өчен, урман, чытырманнарда юкә, карама, карагач, миләш, каен һәм чыршылар 300 елдан артык яши, ә менә шәһәрнең бакча һәм скверларында 100 ел тирәсе генә. Нәкъ менә шушы яшьтә аларда төрле авырулар башлана. Шуңа күрә, карт агачларны алыштыру ихтыяҗы туган. Ә яңа үсентеләрнең үсүен көтәргә кирәкми - "Горводзеленхоз" тресты хезмәткәрләре өч-дүрт метрлы карама һәм карагачлар утыртачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз