news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда куркыныч юл участокларына светофорлар куелачак

Сибгат Хәким һәм Нигъмәтуллин, Даурия һәм Карбышев урамнары чатында юл билгеләре пәйда булачак.

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казанда юл-транспорт һәлакәтләре күп күзәтелә торган участокларда 30дан артык светофор куелачак. Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Шулай ук 93 куркыныч участокта 820гә якын юл билгесе, 10 чакрым озынлыгында киртә һәм 20гә якын «ясалма тигезсезлек» пәйда булачак.

Биредә сүз Хәким һәм Нигъмәтуллин, Даурия һәм Карбышев, Фәттах һәм Заречье урамнары чаты, Дементьев урамындагы 7б һәм Ибраһимов проспектындагы 59нчы йортлар янындагы участоклар хакында бара. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100