Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда куркыныч йөкләр ташучы транспорт чараларының хәрәкәтен чикләячәкләр
Казанда куркыныч йөкләр ташучы транспорт чараларының хәрәкәтен һәм тукталышын чикләячәкләр. Тыюлар иҗтимагый-сәяси чараларга әзерлек һәм уздыру вакытына кертеләчәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
13 майдан 19 майга кадәр куркыныч транспорт хәрәкәтен «Россия – Ислам дөньясы: Kazan Forum» халыкара икътисадый форумы уздырылу сәбәпле чикләячәкләр.
10 июньнән 14 июньгә кадәр хәрәкәт мәгариф министрларының «Киләчәкне формалаштыру» халыкара форумы кысаларында чикләнәчәк.
17 сентябрьдән 19 сентябрьгә кадәр чикләүләр Kazan Digital Week халыкара форумын уздыруга бәйле рәвештә кертеләчәк, – диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз