news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда курьерлар эшен бәяләүче чат-бот эшли башлады

Казанда курьерлар эшен бәяләүче чат-бот эшли башлады
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казанның транспорт комитеты, китерү буенча әйдәп баручы сервислар һәм Россиянең транспорт-логистика һәм почта-курьер компанияләре ассоциациясе МАКС мессенджерында курьерлар эшен бәяләүче чат-бот эшләтеп җибәрә. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе хәбәр итә.

Казан Россиядә әлеге сервис эшли башлаячак икенче шәһәр булачак. Сентябрь башында Ассоциация Санкт-Петербургта шәһәр администрациясе белән бергә чат-ботны эшләтеп җибәрде.

Курьерның хокук бозу очрагы турында хәбәр итү өчен кулланучыга вазгыятьне аңлатып язарга, Казан шәһәрен сайларга һәм геопозицияне күрсәтергә кирәк. Кирәк булганда, мөрәҗәгатькә фото - яки видеоматериаллар да кушып була. Система гаризаны формалаштырачак һәм аны тиешле китерү хезмәтенең җаваплы хезмәткәрләренә җибәрәчәк.

Чатка сылтама буенча керергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot