Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда күренекле спортчылар балигъ булмаган хокук бозучылар белән аралашты
Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе иҗтимагый советы күренекле спортчылар белән 1нче тикшерү изоляторындагы балигъ булмаганнар белән тәрбияви очрашу оештырды, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Дмитрий Киселев.
Чарада халыкара класслы спорт мастеры, хоккей буенча яшьләр арасында дөнья чемпионы, Гагарин Кубогы иясе, 2 тапкыр Бөтендөнья универсиадасы чемпионы, алкалы хоккей буенча берничә тапкыр Россия призеры һәм чемпионы Эмиль Гарипов, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе иҗтимагый советы рәисе, Россия көрәш сәнгате берлегенең ТР буенча башкарма комитеты җитәкчесе, ТРда «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк советы әгъзасы Александр Даренков, Иҗтимагый совет әгъзасы Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе иҗтимагый совет әгъзасы, дзюдо буенча Россиянең спорт мастеры, ТР спорт көрәше федерациясенең экс-вице-президенты Азат Сабиров катнашты.
«Безнең иң мөһим бурыч – яшь буынның актив һәм тыңлаучан вәкилләрен генә түгел, девиант тәртипле, деструктив тәртипле яшьләрне тәрбияләү процессына, гади халыкта әйткәндә, хулиганнарны тәрбияләүгә һәм төзәтүгә зур игътибар бирү. Тәҗрибә күрсәткәнчә, безнең системалы якын килүебез инде нәтиҗәләр бирә: камераларда утыручы яшүсмерләр китапханәгә язылды, спорт күнегүләрен актив башкара, үзләренең киләчәкләре турында уйлана. Без күренекле хоккейчы Эмиль Гариповка яшьләр белән шундый күңелле һәм файдалы очрашуы өчен рәхмәтле, аның яшьләрне тәрбияләү процессына ихлас күңелдән җәлеп ителүен һәм авыр тормыш хәленә эләккән яшүсмерләргә ярдәм итүен күрәбез! Эмиль Рамил улын Иҗтимагый совет составына чакырырга уйлыйбыз», - дип сөйләде «Татар-информ» журналистына Александр Даренков.
Чарада катнашкан яшүсмерләр ачыктан-ачык һәм тормышчан сөйләшүдән канәгать калды, ә учреждение хезмәткәрләре оештыруның югары дәрәҗәсен һәм очрашудан зур файда булуын билгеләп үттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз