news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда курчак театрының балалар өчен куркынычсызлыгы тикшерелде

Бүген белгечләр “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында лаборатор тикшеренүләр үткәрде.

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Казанның “Әкият” Татар дәүләт курчак театры залларын фойеда тамаша барган вакытта Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре тикшереп чыкты. Белгечләр балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйный торган күпфункцияле фойены һәм спектакль куела торган залдан төрле лаборатор үлчәүләр алдылар.

Шул тәртиптә белгечләр ике йөзләп бала җыела торган залның санитар-техник һәм гигиена ягыннан балалар өчен никадәр куркынычсыз булуын тикшерде. Идарәнең балалар һәм үсмерләр гигиенасы буенча күзәтү бүлеге баш белгече–эксперты Эльвира Саттарова курчак театры балалар җыела торган урын булганга күрә, тикшерүләр уздырылуын, аларның махсус боерык белән башкарылуын билгеләп узды, ниндидер җитешсезлекләр ачыкланса, беркетмә төзелеп, әлеге җитешсезлекләрнең бетерелүе күзәтеләчәген, әгәр инде барысы да тәртиптә дип табылса, тикшерелү буенча акт төзеләчәген хәбәр итте. “Без сезгә уңышлар телибез, эшегезне шулай дәвам итегез!” – дип әйтәчәкбез диде ул.

Әлеге тикшерүләр буфетка карамый. Алар нигездә һава чисталыгы һәм яктылык белән бәйле.

Лаборатор тикшеренүләрнең нәтиҗәсе бер атнадан билгеле булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100