Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Күпмилләтле Россия» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр
Казанда «Күпмилләтле Россия» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурсның Гран-приен быел Төньяк Осетиянең «Алания» ДТРК вәкилләре Тамара Хадонова һәм Лида Хадарцева яулады. Бүләкләрне аларга генераль директор урынбасары – Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясенең төбәк департаменты җитәкчесе, РФ Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр Советы Президиумы әгъзасы Рифат Сабитов тапшырды.
Конкурста катнашучыларны сәламләп, Сабитов билгеләп үткәнчә, бу юлы чара аерым мәгънәгә ия булуын әйтте, чөнки ул Россия халыклары бердәмлеге елында үткәрелә.
«Күпмилләтле Россия» җиңүчеләрен һәм призерларын «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев котлады. Ул шулай ук бүләкләү тантанасында катнашучыларга яхшы кичә һәм киләчәктә нәтиҗәле эш теләде.
Гран-при ияләре соңрак журналистларга җиңүне аларга «Бердәм гаиләдә» дип исемләнгән тапшырулар циклы китерүе турында сөйләделәр. Анда алар Төньяк Осетия турында: бу республикада яшәүче милләтләр, җирле халыкларның мәдәнияте, аларның кухнясы, киемнәре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләргә тырыштылар.
«Без республикабызның Татарстанга бик охшаганын күрдек - монда да төбәктә яшәүче барлык халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга зур игътибар бирелә», – диделәр Тамара Хадонова һәм Лида Хадарцева.
Быел «Күпмилләтле Россия» конкурсына Россиянең 54 төбәгеннән барлыгы 252 гариза килгән – барлыгы 1133 эш. Бүләкләү тантанасы Казанда узучы «Күптөрлелектә бердәмлек» XI милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумы кысаларында оештырылды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз