news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда күпкатлы йорттан янгын аркасында 15 кешене эвакуацияләгәннәр

Казанның Чехов урамындагы күпкатлы йортта янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

14 катлы бинаның өченче катындагы фатир янган.

Ут белән көрәшүчеләр килгәнче үк, йорттан 15 кеше чыккан. Янгын оператив рәвештә сүндерелгән, зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк.

Белгечләр янгынның сәбәбен ачыклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot