news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда күпкатлы йортта яшәүче яшь пар сөрем газы белән агуланган

Кичә кич Казанның Шоссе урамында урнашкан йортларның берсендә яшәүчеләргә медицина ярдәме кирәк булган. Күпкатлы йорттагы фатирда яшәгән 19 яшьлек егет белән кыз сөрем газы белән агуланган.

«Татар-информ»га ТР Торак инспекциясе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, йортта техник хезмәт күрсәтү 22 октябрьдә үткәрелгән. Фатирны тикшергәндә тәрәзәләр ябык чакта төтен торбасы начар суыруы ачыкланган.

5 фатирда газны сүндергәннәр. Аны идарәче компания торба-мич хезмәте актын тәкъдим иткәннән соң гына кушачаклар.

Инспекция инцидентның шартларын ачыклый, шулай ук идарәче компания белән газ хезмәтенең бурычларын тиешенчә үтәвен тикшерә.

«Газпром трансгаз Казан» компаниясе мәгълүматларына караганда, ел башыннан алып 17 ноябрьгә кадәр 26 сөрем газы белән агулану һәм 3 табигый газ белән буылу очрагы теркәлгән. Барлыгы 57 кеше зыян күргән, 2 кеше һәлак булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot