news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда күпкатлы йортта чыккан янгында 36 яшьлек ир-ат үлгән

Кичә кич Җиңү Проспекты, 62 адресы буенча урнашкан фатирдан әйбер янган ис килүе турында хәбәр ителә. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча матбугат хезмәте җиткерде.

Урынга килеп җиткәч, янгын сүндерүчеләр 14 катлы күп фатирлы йортның дүртенче катындагы фатирдан әйбер янган ис булуын ачыклаган.

Ике бүлмәле фатирны ачу вакытында йокы бүлмәсендә ир-ат гәүдәсе табылган. Фатирны тикшергәндә, янган диван табылган.

Соңрак табиблар 36 яшьлек ир-атның үлемен билгели.

Янгынның сәбәбе ачыклана, дип билгеләп үттеләр ведомствода.

news_right_1
news_right_2
news_bot