Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда күпкатлы йорт балконыннан җәймәләр буйлап төшүче ир-ат егылып төшкән - видео
Казанның «Весна» торак комплексында бәхетсезлек очрагы булган. Ир-ат җәймәләрдән «канат» ясап дүртенче каттан төшәргә теләгән, әмма бер мизгелдә «канат» өзелгән һәм ир-ат егылып төшкән. Һәлакәт мизгеле видеога эләккән.
«Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, Казанның Совет районында ир-атның тәрәзәдән егылып төшүе турында полициягә хәбәр килгән. Хокук саклаучылар вакыйга урынына барганнар. Зыян күрүчегә кирәкле ярдәм күрсәткәннәр, аны хастаханәгә салганнар. Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз