news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда күп телле белем мәсьәләләре буенча халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды

Казанда күп телле белем мәсьәләләре буенча халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды
Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

Бүген Казанның «Адымнар» күп телле белем бирү мәктәбендә «Бердәмлек күптөрлелектә: күп телле этномәдәни белемнең заманча практикалары» халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Бирегә Россиянең төрле төбәкләреннән туган телләрдә белем бирүче мәктәп җитәкчеләре, туган тел укытучылары җыелган.

Россия Федерациясе халыкларының туган телләре федераль институты директоры Эсет Бокова РФ мәгариф министры урынбасары Ольга Колударова исеменнән сәламләү хатын укыды.

«Тел ул – милли үзенчәлек, тәңгәллек, традицияләрне тапшыру нигезе. Белем бирү мохитенең, уку материаллары һәм тел сәясәтенең традицион кыйммәтләрне саклау һәм ныгытуга этәргеч бирүе, милләтләр арасында хөрмәт тудыруы, шул ук вакытта замана белән бергә атлаучы балалар һәм гаиләләрнең мәнфәгатьләренә җавап бирүе мөһим.

Халыкара фәнни-гамәли конференция – этномәдәни белемнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу, туган телләрне өйрәтүдә этномәдәни эчтәлекле белемнең иң яхшы тәҗрибәләре белән уртаклашу өчен мөһим мәйданчык», – диелә сәламләү хатында.

Ольга Колударова конференциядә катнашучыларга нәтиҗәле эшчәнлек, этномәдәни эчтәлекле белемне киңәйтүдә яңа идеяләр теләгән.

Пленар утырыштан соң, конференциядә катнашучылар секцияләргә бүленеп эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot