news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда берничә машина катнашындагы авариядә ике кеше зыян күргән

Бүген Казанның Октябрь урамында өч машина бәрелешкән: Hyundai, Mazda һәм 14нче модельле «Лада». Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Авариядә ике кешенең – Mazda йөртүчесе һәм пассажирының сәламәтлегенә зыян килгән.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл һәлакәте сәбәпләрен ачыклый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100