news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда күп катлы йорттагы фатирда көмешкә ясау аппараты шартлагач, тәрәзәләр ватылган

Бүген кичкә сәгать 7 тирәсендә Казанның Павлюхин урамындагы күп катлы йортларның берсендәге фатирда көмешкә ясый торган аппарат шартлау сәбәпле, тәрәзәләр ватылган.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, анда янгын сүндерүчеләр килгән һәм фатирда янгын чыгу билгеләре булмавын ачыклаган. Зыян күрүчеләр юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot