news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда күп катлы йортта янгын чыккан – 73 яшьлек хатын-кыз зыян күргән

Янгын Казанның Тынычлык урамындагы 12А номерлы йортта чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Ведомство мәгълүматлары нигезендә, ут 8нче каттагы фатирда чыккан. Тиз арада килеп җиткән янгын сүндерүчеләр ут капкан фатирдан 73 яшьлек хатын-кызны алып чыккан. Зыян күрүчене яну продуктлары белән каты агулану диагнозы белән хастаханәгә алып киткәннәр.

Янгын мәйданы 2 квадрат метр тәшкил иткән. Янгынның якынча сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

news_right_1
news_right_2
news_bot