news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда күп катлы йортта чыккан янгында хатын-кыз һәлак булган

Казанда 16 катлы йортта чыккан янгында хатын-кыз һәлак булган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр иттеләр.

Бүген көндез Нокса авышлыгы урамындагы йортта фатирга ут капкан.

Янгын сүндерүчеләр фатирның балконына баскыч куеп, уттан ир-атны коткарган.

Газ-төтеннән саклану хезмәтенең тагын бер төркеме фатирга үтеп кергән һәм аннан баланы алып чыккан.

Фатир коридорында аңсыз хәлдә булган хатын-кыз табылган. Табибларның тырышлыкларына карамастан, аны коткарып кала алмаганнар.

Янгынның мәйданы 20 квадрат метр тәшкил итә. Тикшерүчеләр аның килеп чыгу сәбәбен ачыклый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100