news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда күп катлы йортта чыккан янгында өлкән яшьтәге хатын-кыз һәлак булган

Казанның Совет районы Фучик урамындагы күп катлы йортларның берсендә янгын чыккан.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә, 10 катлы йортның икенче катындагы фатирдан төтен ургыла. Нәтиҗәдә, бер бүлмәле фатирда матрас янган.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән вакытта 75 яшьлек хатын-кыз мәетенә тап булган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, янгынның сәбәбе — ут белән саксыз эш итү.

news_right_1
news_right_2
news_bot