Казанда Ямашев проспектындагы ун катлы йортларның берсендәге фатирда янгын чыккан. Бу хакта 8.44 сәгатьтә 101 номеры буенча янгын сагы хезмәтенә хәбәр килгән.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, беренче каттагы фатирда әйберләр һәм йорт җиһазлары янган. Янгын сүндерүчеләр тиз арада янгынны сүндергән. Зыян күрүчеләр юк.