news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Кунанбай» фильмын күрсәттеләр

«Мир» кинотеатрында «Кунанбай» казах кинодрамасы күрсәтелде. Фильм волость хөкемдары Кунанбай Оскенбайулының тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйли. Аның улы Абай – Казахстанның бөек шагыйре, фикер иясе һәм мәгърифәтчесе.

«Кунанбай»ны казах режиссеры Досхан Жолжаксынов 2015 елда төшергән.

Казахстанның Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков Абай Кунанбаевның шәхесе, тормышы һәм мәдәниятенә йогынтысы турында сөйләде.

«Абай Кунанбаев — безнең казах шагыйре, фикер иясе, мәгърифәтче, композитор, җәмәгать эшлеклесе, яңа казах классикасына, әдәбиятына нигез салучы. Фильм аның әтисе Кунанбай Оскенбаевка багышлана. Ул улының дөньяга карашына йогынты ясаган кеше, шуның аркасында улы Казахстанны һәм казах халкын данлаган», – дип ассызыклады генконсул.

«Абайның бөтен әсәрләре яшьләргә багышлана. Ул Европа һәм рус әдәбияты арасында күпер булып торган. Бик күп әсәрләр тәрҗемә иткән, хәтта Пушкинны да. Менә шул мөмкинлек ярдәмендә ул казах халкына башка халыкларның тарихын өйрәнү мөмкинлеге биргән», – дип сөйләде ул.

Казах язучысы казах телен генә түгел, татар, фарсы, гарәп телләрен дә белгән.

«Аның әсәрләре дөньяның йөз теленә тәрҗемә ителгән. Дөньяның һәр башкаласында диярлек урам, бюст, Абай үзәге бар. Асылда, Абай – татар Тукае, рус Пушкины кебек, шуңа күрә аның өлеше, әлбәттә, бик зур», – дип өстәде генконсул Искаков.

news_right_1
news_right_2
news_bot