news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда кунакханәдәдә чыккан янгында ир-ат үлгән

Янгын 15 квадрат метр мәйданны биләгән.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Казанның Мәрҗәни урамында урнашкан кунакханәдә янгын вакытында ир-ат үлгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Мәрҗәни урамында урнашкан ике катлы бинада янгын бүген иртәнге сәгать 8дә чыккан. Урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләр утның икенче катында урнашкан кунакханәдә чыкканлыгын ачыклаган. Янгынны сүндергәч ир-ат мәете табылган. Ут 15 квадрат метрны биләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot