news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Кунакчыллык йолдызлары» һөнәри осталык фестивале үткәрелә

29–31 март көннәрендә Казан IV төбәкара «Кунакчыллык йолдызлары» һөнәри осталык фестивален уздыру мәйданчыгы булачак. Бу сезонда бәйгегә рекордлы сандагы 327 гариза юлланган. 13 номинациядә җиңүчеләр төп бүләк – 50 мең сум акча, шәһәр мэры Илсур Метшиннан кубок һәм диплом алачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу елгы бәйге гаризалар саны буенча рекорд куйган: әлеге сезонда катнашу өчен Россиянең 29 шәһәреннән, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Хабаровск һәм башкалардан 327 анкета алынган. Фестивальдә шулай ук «Алабуга» махсус икътисади зонасы вәкилләре – Нигерия, Буркина-Фасо, Зимбабве, Танзания һәм Бенин белгечләре булачак. Аларның бәйгедә катнашуы вакыйгага халыкара статус өсти.

Фестиваль 13 номинация буенча уздырыла. Алар арасында «Иң яхшы пешекче», «Иң яхшы официант», «Иң яхшы бармен», «Иң яхшы маркетолог», «Иң яхшы шәһәр блогеры», шулай ук студентлар һәм мәктәп укучылары өчен аерым категорияләр дә бар. Бәйге программасыннан тыш, быел тармакның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен беренче тапкыр лекторий – аралашу мәйданчыгы оештырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot