news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Кунакчыллык йолдызлары”н сайламакчылар

Алар кимендә 6 булырга тиеш

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Казанда туризм индустриясе предприятиеләре хезмәткәрләре арасында “Кунакчыллык йолдызлары” һөнәри осталык муниципаль конкурсы игълан ителде.

Конкурс эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм Казанның туризм предприятиеләре арасында хезмәт күрсәтү сыйфатын үстерү максаты белән оештырыла. Аның нәтиҗәләре буенча туризм һәм кунакчыллык өлкәсендәге түбәндәге номинацияләр буенча иң яхшы хезмәткәрләр сайланачак:

“Кунакханәнең иң яхшы администраторы”;
“Иң яхшы җыештыручы”;
“Эчке һәм керү туризмы буенча иң яхшы менеджер”;
“Иң яхшы гид-экскурсовод”;
“Иң яхшы официант”;
“Иң яхшы бармен”.

Конкурсның нигезләмәсе һәм анкета-гариза биредә урнаштырылган. Катнашу өчен гаризалар 20 октябрьгә кадәр Varvara.Lebedeva@tatar.ru электрон почтасы буенча кабул ителә. Өстәмә мәгълүматны 292-35-67 телефон номеры буенча белешеп була, дип хәбәр итә Казан каласы Башкарма комитетының Туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитеты мэрия сайты аша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100