Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда кулъязма Коръәннең асыл нөсхәләре басмага җибәрелде
Бүген, 16 апрельдә, Казанда тарихи әһәмияткә ия вакыйга булды – Казан кулъязма Коръәненең асыл нөсхәләре басмага бирелде, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
«Идел-Пресс» нәшриятының полиграфия-җитештерү станогын Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Кулъязма Коръән әзерләү комиссиясе җитәкчесе, шәех Мәэмүн әр-Рави; Мөфти урынбасары, «Хозур» нәшрият йорты җитәкчесе Ришат хәзрәт Хәмидуллин һәм каллиграф Артур Писаренко эшләтеп җибәрде.
Казан кулъязма Коръәнен бастыруның чираттагы этабы «Хозур» нәшрияты күзәтчелегендә булачак. Мүсхәф басыла торган типография цехының барлык хезмәткәрләренә тәһарәтле килеш кенә эшләргә рөхсәт ителәчәк һәм алар эш вакытында ак перчаткалар кулланачак.
Казан кулъязма Коръәне – хәзерге Россия өммәтенең соңгы фәнни-дини казанышларының берсе, чөнки ул Россиянең яңа тарихында беренче кулъязма Мүсхәф. Проект өстендә Казан экспертлары: хәттат (каллиграф) һәм хафизлардан торган Нәзарәтнең махсус комиссиясе эшләде.
Мүсхәфнең каллиграфы – Артур Писаренко, ул Россия ислам институты каршындагы «ән-Намир әл-Мөхәттат» гарәп каллиграфиясе һәм ислам сәнгате үзәген тәмамлаган. Комиссия җитәкчелегенә дөньякүләм танылган дин белгече – Дубай (БГӘ) хакименең Коръән әзерләү комиссиясе башлыгы, 10 кыйраәт белгече, пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.нең нәсел дәвамчысы шәех Мәэмүн әр-Рави җәлеп ителде.
Комиссия әгъзалары кулъязма Коръән әзерләү эшендә әлеге юнәлештәге 11 фәнни чыганакка, шулай ук, иң дөрес булганнары белән чагыштырып, башка бик күп Мүсхәфләргә таянган. Шулай итеп, Казан Мүсхәфендә заманча халыкара стандартлар, дөньядагы иң яхшы каллиграфик ысуллар һәм үзебезнең традицияләр исәпкә алынган. Мүсхәфләр төзү методологиясе тасвирланган хезмәтләргә – Муса Бигиевның «Тәсхих рәсми хат» һәм Шиһабетдин Мәрҗанинең «Фәваид әл-Мүһиммә» китапларына мөрәҗәгать ителгән.
Проект 2022 елда старт алды һәм ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы кысаларында үткәрелгән иң беренче вакыйга булды.
Кулъязма Коръәннең «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусына багышланган чаралар кысаларында да беренче вакыйга булуы символик мәгънәгә ия.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз