news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Казанда “Кулланучы үз хокукларын белергә тиеш” дип исемләнгән акция дәвам итә

^Казанда “Кулланучы үз хокукларын белергә тиеш” дип исемләнгән акция дәвам итә

(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Алсу Наматова). Кичә Халыкара кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелде. Бу уңайдан республикада әлеге өлкәгә кагылышлы күп кенә чаралар үткәрелә. Шундыйларның берсе – Татарстан республикасының этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, аны әйләнештә йөртүне; сыйфаты буенча дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе вәкилләре тарафыннан Казан шәһәренең халык иң күп йөри торган сәүдә нокталарында оештырылган акция. “Кулланучы үз хокуларын белергә тиеш” дип исемләнгән бу чараның төп максаты – республикабыз кулланучыларын иң еш борчыган сорауларга җавап табу, моңа кадәр хәл ителмәгән проблемаларга ачыклык кертеп, аларга ярдәм итү.

Казан шәһәренең “Мега”, “Муравейник”, “Южный” сәүдә үзәкләре һәм Чехов, Мәскәү районы базарларында үткәрелгән әлеге чарада кичә генә дә 500 гә якын шикаять каралган. Аңлашыла ки – базарда кабул ителгән шикаятьләрнең күбесе алдап үлчәү очраклары белән бәйле. Зур сәүдә нокталарында килеп чыккан аңлашылмаучыкларның күбесе исә – кәрәзле телефоннарның сыйфатсыз булуы турында. Дәүләт инспекциясенең кулланучы хокукларын бозу очракларын кисәтү бүлеге вәкилләренә торак-коммуналь хуҗалык хезмәте буенча канәгатьсезлек белдергән казанлылар да байтак.

Кулланучы хокукларын бозу очракларын кисәтү бүлеге хезмәткәрләре сыйфатсыз тауар сатып алаганда, иң беренче чиратта, сатучы оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәклеген ассызыклады. Сатучы оешма гаебен танымаган очракта кулланучы Казан шәһренең Һ.Такташ урамында урнашкан этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясеннән ярдәм сорый ала. Моннан тыш, кулланучы белән җитештерүче яисә сәүдә йорты арасында бәхәс барлыкка килгәндә, махсус экспертиза да үткәрергә мөмкин. Шәһәребездә ике якка да тигез караучы бәйсез экспертиза үзәкләре эшләп килә. Себер тракты, 27 йорт адресы буенча урнашкан “Тест Безопасность” исемле сынау үзәге – шундыйларның берсе.

Татарстан Республикасының этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын, дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең кулланучы хокукларын бозу очракларын кисәтү бүлеге мөдире Дина Малаева сүзләренә караганда, бүген кайбер очракларда кулланучы гына түгел, ә җитештерүче һәм сатучы оешма да яклауга мохтаҗ. Болар барысы да республикабыз кешеләренең үз хокукларын тиешле дәрәҗәдә белмәүләре нәтиҗәсендә барлыкка килә.

“Кулланучыларыбызның күбесе – пассив, үз хокуклары бозылганны аңлап та, тиешле оешмаларга мөрәҗәгать итми”, - ди дәүләт инспекциясе вәкилләре. Ә бит 1992 елда кабул ителгән “Кулланучы хокукларын яклау турындагы закон” аңа үзен яклау буенча бик күп өстенлекләр бирә. Әйтик, әлеге законның 25 маддәсе кулланучыга тауарны кире кибеткә кайтаруны, тауарның сыйфатсыз булуы ачыкланганда гына түгел, ә аның үлчәме, төсе туры килмәгәндә дә кире бирергә мөмкинлек тудыра. Законның бу маддәсе нигезендә, сатып алган көннән башлап 2 атна вакыт дәвамында кулланучы үзенә ошамаган тауарны алмаштыра ала, тик бер шарт белән – тауар кулланылмаска тиеш.

“Кулланучы үз хокуларын белергә тиеш” дип исемләнгән акция атна дәвамында “ЦУМ”, “Эдельвейс”, “Рамстор”, “Витарус” сәүдә йортларында дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot