Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Казанда “Кулланучы! Үз хокукларыңны бел!” исемле балалар рәсеме күргәзмәсе ачыла
^Казанда “Кулланучы! Үз хокукларыңны бел!” исемле балалар рәсеме күргәзмәсе ачыла
(Казан, 11 март, «Татар-информ», Ирина Пашкеева). Татарстан Республикасы Кулланучылар берлеге һәм “Идел” яшьләр үзәге “Кулланучы! Үз хокукларыңны бел!” исемле балалар рәсеме күргәзмәсе оештыра, ул иртәгә ачылачак.
Конкурс республиканың үсеп килүче яшь буыны арасында кулланучылар белемен үстерү һәм популярлаштыру максатларында, 15 мартта билгеләп узыла торган Бөтендөнья кулланучылар көне уңаеннан уздырыла. Балалар эшләре конкурсы 12 мартта “ИКЕА” сәүдә комплексы галереясында ачыла. Бирегә килүчеләр атна дәвамында үзләренә охшаган рәсем өчен тавыш бирә һәм шулай итеп кулланучылар мәхәббәте номинациясендә җиңүчене билгели ала. Конкурска нәтиҗәләр 18 мартта чыгарылачак. Җиңүчеләргә тантаналы шартларда дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз