news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда кулга алынган скинхедлар тагын ике һөҗүм ясауларын раслаган

Ике факт буенча да «Хулиганлык» маддәсе нигезендә җинаять эшләре кузгатылган.

Казанда кулга алынган скинхедлар тагын ике һөҗүм ясауларын раслаган
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Казанда Чад Республикасының 24 яшьлек КФУ студентын үтерүдә шикләнеп кулга алынган скинхедлар тагын ике һөҗүм ясауларын раслады, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Тоткарланучылар сүзе буенча, алар 2016 елның 23 декабрендә кичке сәгать сигезләрдә Ямашев проспектында 40 яшьлек Кыргызстан Республикасы кешесенә һөҗүм иткәннәр, баллончыктан йөзенә газ сиптергәннәр һәм кыйнаганнар. 21 февральдә кичке тугызлар тирәсендә Дубравная урамында алар шундый ук хулиганлык кылганнар – 50 яшьлек Әфганстан кешесен кыйнаганнар. Әлеге очракта да газ баллончыгы кулланганнар.

Ике факт буенча да «Хулиганлык» маддәсе нигезендә җинаять эшләре кузгатылган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot