news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда кулдан ясалган иң кызыклы чаналарга премияләр тапшырылачак

4 гыйнварда башкаланың Горький паркында чаналар ярышы узачак.

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). 4 гыйнварда Казанның Горький исемендәге паркында «Казан чаралары» фестивале узачак. Бу хакта Казан мэриясенең рәсми сайты хәбәр итә.

Фестивальдә 2-5 кешедән торган командалар катнаша. Конкурсантлар тюбинг нигезендә ясалган, таудан шуа торган гадәти булмаган чаналар тәкъдим итәргә тиеш. Иң яхшы чана ясаган останы 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк көтә.

Мәсәлән, чаналарны танк, самолет, көймә, космик кораб рәвешендә ясаучылар булырга мөмкин. Җиңүчеләрне ачыклаганда чананың үзенчәлекле кыяфәте, никадәр еракка шууы һәм команданың мәдәни программасы исәпкә алыначак.

Фестиваль 12.00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot