news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда кулъязма Коръәннең бер җүзе язылып бетте

Әлеге эшне башкарып чыгу өчен каллиграфның 70 көн вакыты китте.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Татарстан мөфтиятенең кулъязма Коръән язу буенча проектының беренче этабы тәмамланды. Каллиграф мүсхәфнең бер җүзен, ягъни Коръән текстының 1/30 өлешен язды.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге эшне башкарып чыгу өчен каллиграфның 70 көн вакыты китте. Иң беренче булып Коръәннең соңгы 30нчы җүзе язылды. Шулай итеп, яңа мүсхәф өчен 20 бит әзер дигән сүз.

Каллиграф Артур Писаренко сүзләренчә, Коръәннең соңгы өлеше башка җүзләрне язудан иң авыры санала. Чөнки соңгы җүз үз эченә, башка җүзләр белән чагыштырганда иң күп һәм иң кыска сүрәләрне һәм аятьләрне ала.

Алга таба каллиграф алдында Коръәннең беренче җүзен, ягъни беренче «Фатиха» сүрәсеннән башлап икенче «Бәкара» сүрәсенең 241 аятенә кадәр язу максаты тора. 

Исегезгә төшерәбез, Россия мөфтиләренең хәер-фатихасы белән Коръәннең кулъязма мүсхәфен язуга керешү тантанасы 12нче гыйнвар көнне Казанның «Кол Шәриф» мәчетендә үткәрелгән иде. Коръәннең кулъязма мүсхәфен әзерләү эшен башкарып чыгу өчен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин 12 белгечтән торган үз җитәкчелегендәге экспертлар комиссиясен туплады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100