Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Кукмара якташлары ифтар мәҗлесенә җыелды

Кукмара якташлары Казанда ифтар мәҗлесе уздырды. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы яза.
Очрашу иң элек Болгар ислам академиясенең Казандагы бүлекчәсендә башланып китте. Кукмара якташлар җәмгыяте рәисе, Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов уку йорты белән таныштырды, якташлар җәмгыяте оешу тарихына тукталды. 1982 ел була ул. Шул вакытлардан бирле әлеге оешма үзенең эшчәнлеген туктатмый, Казанда яшәүчеләрне туплап, берләштереп тора.
Кукмара якташларының ифтар мәҗлесе Казандагы иң нурлы, бай тарихлы Мәрҗани мәчетендә узды. Биредә катнашучылар Коръән аятьләре укыдылар, үзләренең матур хатирәләре белән бүлештеләр. Шулай ук Кукмарада бик күп эшләр башкарылуын, аларда читтә яшәүче райондашларның да өлеше зур булуын билгеләп үттеләр.
«Әлеге очрашуны үзебезнең якташларны барлау, алар белән күрешү, аралашу максатыннан оештырдык. Чара ифтар форматында беренче тапкыр үткәрелде. Чөнки Рамазан ае ул берләштерә, бу айда күңелләр тагын да йомшак була. Алга таба да шулай бердәм булып яшәргә язсын», — диде районның имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев.
«1982 елда якташлар җәмгыяте оешкач, Казанда яшәүче якташларыбыз, ышанып, «руль»не миңа тапшырдылар. Мин бу вазыйфаны 32 ел башкардым. Кукмарадан киткәнемә 65 еллар тирәсе. Әмма әле дә үземне Кукмара кешесе итеп исәплим. Кукмарага чакырсалар, сөенә-сөенә кайтам, гәрчә инде анда өем дә, нигезем дә юк. Үземнең әсәрләремдә, чыгышларымда, публицистик мәкаләләремдә һәрвакыт аларны искә алырга, бәя бирергә тырышам. Кукмараның уңышлары бик зур, без аны белеп, сөенеп торабыз», – дип сөйләде филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз