Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда "Кукмара" якташлык җәмгыятенең очрашуы үткәрелде
Кукмарада якташлык җәмгыятенең эшли башлавына агымдагы елның нәкъ менә декабрь аенда 35 ел тулды.
(Кукмара, 19 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Гөлгенә Шәрипова). Узган шимбәдә мәркәзебез Казанның яшьләр үзәгендә "Кукмара" якташлык җәмгыятенең чираттагы очрашуы үткәрелде. Аңа районның горурлыгы булган күпсанлы кунаклар чакырылган иде.
Очрашу яшьләр үзәге фойесында әзерләнгән күргәзмә белән танышудан башланды. Кукмараның визит карточкасы булып саналган киез итек-киез комбинаты, тегү фабрикасы, металл савыт-сабалар заводында җитештерелгән товарлар белән беррәттән, умартачылык, камыр ризыклары да тәкъдим ителгән иде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Сандык тулы ашлык, каклаган казлар, ысланган казылыклар - тормышыбызның мул, ризыклы булуына ишарә. Районыбызның көненә 200 тонна сөт җитештерүгә ирешеп, алга таба 300 тонна савуны бурыч итеп куюы да күргәзмәдә чагылыш тапкан: арбага тышына 200 һәм 300 тонна дигән язулар ябыштырылган бидоннар урнаштырылган.
Әйе, матди байлык белән мактанырлыгыбыз бар, ә рухи байлык бәйрәм барышында чагылыш тапты. Быелгы очрашу аеруча истәлекле булды, чөнки Кукмарада якташлык җәмгыятенең эшли башлавына агымдагы елның нәкъ менә декабрь аенда 35 ел тулды. Район газетасының 1982 ел, 14 декабрь санында "Дулкынландыргыч очрашулар" дигән язма дөнья күргән. "Совет власте елларында, Октябрь кояшының шифалы нурларын тоеп, уңдырышлы Кукмара туфрагыннан бик күп талант ияләре – чын мәгънәсендә район, республика, ил горурлыгы булган кешеләр үсеп чыкты. СССР төзелүнең 60 еллыгы алдыннан гына, КПСС чакыруы буенча данлыклы якташларыбыздан бер төркем иптәшләр үзләрен үстергән, көч биргән туган як туфрагына зур дулкынлану һәм кайнар рәхмәт хисләре белән аяк бастылар", - диелә бу мәкаләдә. Шул чакта оештырылган һәм актив эшләп киткән якташлар җәмгыятенең эшчәнлеге соңгы елларда сүлпәнләнеп китсә дә, ул бүгенге көнгә кадәр килеп җитеп, яңадан җанланып китте. Моннан ике ел элек үткәрелгән очрашуда җәмгыятьнең яңа идарә президиумы сайланып, җитәкче дилбегәсен Татарстан Конституциясе рәисе Фәрхәт Хөснетдинов үз кулларына алды.
Бу үзенчәлекле юбилейны кукмаралылар нинди уңышлар белән каршы алды соң? Район башлыгы Сергей Димитриев башкарылган эшләр белән таныштырды, якташларны төбәгебез тормышында актив катнашырга чакырды.
-Мондый чаралар төрле буын вәкилләрен очраштыру, таныштыру өчен дә кирәк. Яшьләр өлкәннәрнең казанышлары белән горурланып үсәргә, өлкәннәр исә аларга алмашка талантлы яшьләр килүенә инанып яшәргә тиеш, - диде ул.
Фәрхәт Хөснетдинов да үз чыгышында яшьләр җәмгыяте оештыру тәкъдиме белән чыкты. Ул бәйрәмгә кайта алмаган якташларыбызның видеосәламнәрен дә ирештерде. Свердловский өлкәсендә Татарстанның сәүдә вәкиле булып эшләгән Ринат Садриев, Финляндиядә әлеге хезмәтне башкарган Альбина Рәхимуллиналардан иде алар. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова киләчәктә районыбызны тагын да үстерү өчен берләшеп, аралашып яшәргә чакырды:
-Якташлык җәмгыятьләре эше белән республика җитәкчелеге дә кызыксына, аларның Татарстанның үсешен тәэмин итүдә тагын бер ныклы нигез булуларны күрергә тели. Шундый шартларда без тагын да тупланып, бердәм эш итәргә бурычлы.
-Туган ягы белән элемтәсе булганда гына кеше чын мәгънәсендә үзен бәхетле, башкаларга кирәкле итеп тоя. Бүген бәйрәмдә без шушы җылылыкны тойдык, - дип, кукмаралыларның Казандагы якташлык җәмгыятенең беренче рәисе булган Фоат Галимуллин үзенең рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Очрашуның тантаналы өлешенә кадәр күп кенә кунаклар белән аралашканда да шушы фикерне ишетергә мөмкин булды.
-Туган якның кешеләре генә түгел, табигатенә кадәр якын. Якташларым белән бик горурланам. Районыбызны хаклы рәвештә интернационал төбәк дияргә нигез бар: төрле милләт вәкилләре дус-тату яши. Мин үзем чыгышым буенча Түбән Үрәс авылыннан, мин үскәндә күмәк хуҗалыгыбыз "Интернационал" исемен йөртә иде. Бу исем җисеменә дә туры килеп торды. Хәзер дә шул рух сакланып калды, - диде Лаеш районыннан килгән хезмәт ветераны Әнәс Бәширов.
Төркәш авылыннан элеккеге сабакташлар – Татарстанның атказанган экологы Рифкать Хуҗин, атказанган төзүче Кадим Вәлиев, Гафур Нуриевлар да биредә очрашып элеккеге хатирәләрен яңарттылар. Бүгенге томышлары да матур, якты бу ветеран "егет"ләрнең – гомерләре тырыш, файдалы хезмәт белән узган.
Очрашу җыр-биюләргә дә бай иде. Булганнан бар да була дигәндәй, якташларыбыз һәр яктан оста, талантлы бит. Кабат күрешкәнгә кадәр, дип саубуллаштылар алар. Киләчәктә дә очрашулар насыйп булсын!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз