news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Куба белән Россия арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча комиссия утырышы була

Барыннан да элек Кубада энергетика, металлургия комплексы, транспорт өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү проектларын эшләү турында сүз барачак

  (Казан, 18 март, «Татар-информ»). Апрель урталарында Казанда Куба белән Россия арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссия утырышы була, дип җиткерә «Новости» РМА Россия Тышкы эшләр министрлыгының Латин Америкасы департаменты директоры Александр Щетинин хәбәрен.

“Казанда апрельнең икенче яртысына сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиянең чираттагы утырышы планлаштырылган. Аны Хөкүмәт рәисе Дмитрий Рогозин һәм Кубадан Рикардо Кабрисас җитәкли”, - дип билгеләп үтте дипломат. Аның сүзләренчә, “сүз сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү, барыннан да элек энергетика, металлургия комплексы, транспорт инфраструктура өлкәсендә ике яклы эре проектларны эшләү турында барачак”.

news_right_1
news_right_2
news_bot