news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда кроссовер баганага барып бәрелгән

Авария бүген иртән Оренбург трактында ЮХИДИ бинасы каршында булган.

Казанда кроссовер баганага барып бәрелгән

(Казан, 26 сентябрь,«Татар-информ», Полина Шевчук). Кроссовер Казанда массакүләм һәлакәттән соң баганага барып бәрелгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына авария шаһитлары сөйләде.

Бүген иртән Оренбург трактында ЮХИДИ бинасы каршында өч машина катнашкан юл-транспорт һәлакәте булган.

«Хендэ» кроссоверы, «Опель», «Фольксваген» җиңел машинасы бәрелешкән. «Хендэ» бәрелүдән тротуарга чыгып китеп, баганага барып бәрелгән, кара «Опель» юл кырыена төшкән. «Фольксваген»га бераз зыян килгән.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, авариядә беркем дә зыян күрмәгән. Ә менә автомобильләргә озак һәм кыйммәтле ремонт кирәк —«Опель» юл-транспорт һәлакәте урыныннан бары эвакуаторда гына китә алган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot