news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда "Kremlin Bazar" дизайн маркеты дизайнерларны үзенә җыйды

Аларның гомуми саны - биш дистәдән артык

(Казан, 18 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген Казанның Кремль яр буенда "Kremlin Bazar" дизайн маркеты эшли башлады.

Бирегә Татарстанның hand made остаханәләренең иң үзенчәлекле вәкилләре җыелган иде. Ачык һавада оештырылган әлеге күргәзмәдә Татарстаннан гына түгел, Ульяновск өлкәсеннән дә дизайнерлар килүе ачыкланды. Аларның гомуми саны - биш дистәдән артык.

Биредә бизәнү әйберләре, кием-салым, савыт-саба, үзенчәлекле итеп эшләнелгән һәм эксклюзив булган сувенирлар, агачтан эшләнгән яки тукымадан тегелгән уенчыклар, көзгеләр, рюкзаклар, термослар һ.б. бик күп матур әйберләрне күрергә һәм сатып алырга мөмкин. Балалар өчен махсус уен зонасы оештырылган, тамак ялгап алу мөмкинлеге дә каралган.

Ульяновск өлксеннән килгән Юлия Чибова "Kremlin Bazar" дизайн маркетында үзе ясаган бизәнү әйберләре алып килгән. Ул инде 6 ел дәвамында полимер балчыктан һ.б. төрле материаллардан авторлык бизәнү әйберләрен ясап сату белән шөгыльләнә. "Ульяновскидагы сатып алучылар белән Казанныкылар шактый аерыла. Казанда халык сатулашырга ярата, билгеле инде, миллионнан артык кеше яшәгән калада сатып алучыларның саны да күбрәк. Татарстан башкаласында дизайнерлар да шактый, бездә алай күп түгел. Мондый зур чаралар да Ульяновск өлкәсендә уздырылмый диярлек", - диде ул "Татар-информ" МА хәбәрчесенә.

Үзен Артур дип таныштырган икенче дизайнер балчыктан савыт-сабалар ясап сату белән шөгыльләнә. "Остаханәдә без икәү эшлибез. Күбрәк савыт-сабалар ясыйбыз. Алар безнең гади һәм ныклы, әле бер генә ел шөгыльләнүебезгә карамастан, заказлар шактый. Бәяләребез кыйммәт түгел, ул савытның нинди материалдан ясалуына бәйле", - ди әңгәмәдәшебез.

Оештыручылар сүзләренчә, Кремль яр буенда мондый чаралары уздыруны сорап дизайнерлар аларга, көн саен диярлек,  мөрәҗәгать итә. Шуңа да алар "Kremlin Bazar"ны үткәрергә булган. Бирегә килүчеләр арасында бүләкләр уйнату, хәйрия аукционы үткәрү дә күздә тотыла. Бу чаралар көн дәвамында берничә тапкыр уздырылачак. Бүләкләрне дизайн маркетында катнашучы дизайнерлар тәкъдим итсә, аукционда балалар үз куллары белән эшләгән әйберләрне сатачак. Аннан кергән акчалар "Добро даром" хәйрия фондына җибәреләчәк. 

Моннан тыш, кунаклар өчен танылган ди-джейлар һәм иҗат төркемнәре чыгыш ясавы көтелә.
"Кremlin Bazar" бүген кичке 8 гә, иртәгә исә көндезге 12 дән шулай ук 8 гә кадәр эшләячәк.  

news_right_1
news_right_2
news_bot