Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Кремле янында машинаның алгы пыяласын каплап йөргән йөртүчене тотканнар
Казанда Кремль янында машинаның алгы тәрәзәсен каплап йөргән йөртүчене тотканнар, дип социаль челтәрләрдә Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк хәбәр итте.
Хокук бозу видеосын шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре социаль челтәрләр мониторингы вакытында тапкан. Анда «Лада» йөртүчесе Казан Кремле буйлап барган. Шул ук вакытта авто пассажирлары салонда утырмыйлар, ә тәрәзә уемнарына башларын тыгалар. Алгы пыяла якын чит илләрнең берсенең флагы белән капланган иде.
Тәртип бозучыны тиз ачыклаганнар – ул 20 яшьлек егет булып чыккан. Аңа 6 беркетмә язганнар, ә машинаны штрафстоянкага билгеләгәннәр. Шулай ук машина пассажирлары 4 яшүсмер булганлыгы ачыкланган. Аларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны исәпкә алу карточкалары төзелде һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм уку урыны буенча хезмәткәрләргә тапшырылды. Аларның әти-әниләренә дә җаваплылык яный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз