news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Кремль янында дусларын машина өстендә йөрткән ир-атны тоткарлаганнар

Казанда яшьләр автомобиль капотына һәм түбәсенә ятып йөргән. Соңрак видео Телеграм-каналларда чыкты. Бу кадрлар автоинспекторлар игътибарын җәлеп иткән.

Ведомство хезмәткәрләре ачыклаганча, бу хәл узган җомгада була. Mitsubishi автомобиле белән 26 яшьлек казанлы идарә иткән.

«Йөртүче гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырган, юлда йөрү кагыйдәләрен тупас бозган», диделәр ведомствода.

Хокук бозучыга 4 беркетмә төзегәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100