news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Кремль дамбасы янында бер ир-ат батып үлгән

Баткан ир-атның гәүдәсен Казанда Кремль дамбасыннан ерак түгел табалар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Ведомствога мөрәҗәгать итүче хәбәр иткәнчә, Казансуда бер ир-ат батып үлгән. «Ир-атның гәүдәсен 13 июльдә 8.40 сәгатьтә ярдан 50 метр ераклыктагы 7 метр тирәнлектән коткаручылар чыгара», - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot