news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда крематорийны 2029 елда эшләтеп җибәрергә планлаштыралар

Казанда крематорийны 2029 елда эшләтеп җибәрергә планлаштыралар
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Казанда крематорийны 2029 елда эшләтеп җибәрергә телиләр. Бу хакта «Концепт-Индустрия» компаниясенең башкарма директоры Галия Кучумова хәбәр итте.

«Проект өч этапта тормышка ашырыла: быел без проект документациясен әзерләргә, төзелешкә рөхсәт алырга һәм алга таба крематорий бинасын төзү өчен мәйданчык әзерләргә планлаштырабыз. 2026-2028 елларда бинаны төзи башларга, җиһазлар урнаштырырга һәм персоналны укытырга җыенабыз. 2029 елда объектны кулланылышка тапшырырга планлаштырабыз», – диде ул.

Презентациядәге мәгълүматлар буенча, эш бюджеты – 400 млн сум, аларның 95 проценты заем акчалары. Тотылган акчаларны аклау вакыты 8,37 ел булыр дип көтелә. Өстәвенә, проектны эшләтеп җибәргәннән соң 2025-2039 елларга салым акчасы 1 млрд сумнан артык булырга тиеш.

  • Бинаның мәйданы – 1 635 кв. м. Крематорий 2,3 гектар мәйданлы җирдә урнашачак. Объектта хушлашу өчен ике зал, ике заманча кремация миче һәм савытлар өчен колумбарий була.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100