news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Красноярск краеннан килгән автоледи «БМВ» белән бәрелешкән

Авария бүген иртәнге җиделәр тирәсендә Чернышевский һәм Профсоюз урамнары чатында булган.

Казанда Красноярск краеннан килгән автоледи «БМВ» белән бәрелешкән
очевидцы

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда Красноярск краеннан килгән автоледи «БМВ» белән бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Авария бүген иртәнге җиделәр тирәсендә Чернышевский һәм Профсоюз урамнары чатында булган.

«Башлангыч мәгълүматларга караганда, 10нчы модельле «Лада» автомобилен идарә итүче 36 яшьлек хатын-кыз, «БМВ»га юл бирергә тиеш булса да, чатны беренче булып үтәргә ниятләгән», - дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.

Төрле тән җәрәхәтләре алган автоледины хастаханәгә озатканнар. «БМВ» автомобиленең 49 яшьлек йөртүчесе зыян күрмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot