news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Красильников истәлегенә багышланган җиңел атлетика турниры старт алды

Турнир 1993 елдан башлап ел саен үткәрелә

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның футбол-җиңел атлетика манежы базасында Россиянең атказанган тренеры Юрий Красильников истәлегенә багышланган җиңел атлетика турниры старт алды.
Турнир 1993 елдан башлап ел саен үткәрелә. 2006 елда ярышларда Казан һәм Яшел үзәннән 120 дән артык спортчы катнашты, киләсе елда – Россия төбәкләре һәм Татарстан Республикасыннан 280гә якын кеше.
2008 елда ярышларда 400 дән артык спортчы катнашты. Быел турнирда Киров, Ульяновски, Канаш, Кирово-Чепецк, Березняки, Жуковский, Архангельск, Энгельс, Лениногорски, Түбән Кама, Чаллы, Йошкар-Ола, Яшел Үзән, Тәтеш, Әлмәт һәм илнең башка шәһәрләреннән 430 спортчы катнаша.
Турнирда Казанны җиңел атлетика буенча Олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, “Виктория” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, “Приволжанин” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, “Олимп” Олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, “Тасма” Олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, “Авиатор” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчылары тәкъдим итә, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100