Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда көз көне татар IT-белгечләре форумы узачак
Бөтендөнья татар конгрессының тагын бер чарасы – татар айтишниклары форумы барлыкка килергә мөмкин. Бөтендөнья татар яшьләре форумы башлыгы Райнур Хәсәнов «Татар-информ»га шундый идея барлыгы турында әйтте.
«Бәлки, ул башта кечкенә булыр. Аны быел көзен Казанда уздыру планлаштырыла», - дип сөйләде хәбәрчегә Хәсәнов.
Беренче елда форум масштабы һәм дәвамлылыгы буенча зур булмаган (йөзгә якын кеше, ике көнгә кадәр) татар айтишниклары «җыены»ннан гыйбарәт булачак, әмма анда программистлар гына түгел, ә IT өлкәсе белән бәйле барлык кешеләр катнаша алачак.
«Татар айтишнигы –татар телен цифрлы дөньяда үстерү белән кызыксынган IT өлкәсендә эшләүче татар белгече», – дип билгеләмә бирде Хәсәнов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз