news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда коткаручылар күпкатлы биек йорттан 20 кешене чыгарган

Янын Коләхмәтов урамындагы 23нче йорт чормасында чыккан.

(Казан, 28 май, “Татар-информ”). Казанда коткаручылар күпкатлы биек йорттан 20 кешене чыгарган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын Коләхмәтов урамындагы 23нче йорт чормасында чыккан. Бу хактагы хәбәр бердәм 112 экстрен хезмәте номерына бүген көндез килгән.

Урынга килгән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 14 катлы йорт чормасында янгын булуын күргән. Алар тиз арада югары катларда яшәүче 20 кешене чыгарган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, гадәттән тыш хәл электр щитында кыска ялганыш аркасында килеп чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot