news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда коткаручылар хәле начар булган өлкән яшьтәге ир-атка ярдәм иткән

Коткаручыларны әтисенә шалтырата алмаган ир-атның улын чакырткан.

Казанда коткаручылар хәле начар булган өлкән яшьтәге ир-атка ярдәм иткән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда коткаручылар хәле начар булган 74 яшьлек ир-атка ярдәм иткән. Ул фатирында егылган. Фатиры бикле була. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә 20.28 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына ир-ат шалтыратты. Ул өлкән яшьтәге әтисенең шалтыратуларга җавап бирмәвен һәм ишек ачмавын әйтте. Пенсионерда диабет белщн авырый», - диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Чакыру буенча килгән 2нче зона коткару отряды коткаручылары, полициядән рөхсәт алып, фатир ишеген ачканнар. Идәндә яткан 74 яшьлек ир-атка ашыгыч ярдәм кирәк була.

Пенсионерны носилкаларга салып, ашыгыч ярдәм машинасына илтеп, табибларга тапшыралар.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында әйтүләренчә, өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар яшәгән фатирларда ишекләрдә үзләре бикләнә торган йозаклар булырга тиеш түгел. Туганнары теләсә кайсы вакытта эчкә эләгергә мөмкин булсын өчен, запас ачкычлар комплекты булырга тиеш. Күршеләргә өстәмә ачкыч бирергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100