news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда коткаручылар агачлар арасында аягы кысылып калган мәктәп укучысына ярдәм иткәннәр

Әлеге хәл Мусин урамындагы балалар мәйданчыгында уйнаганда килеп чыккан.

Казанда коткаручылар агачлар арасында аягы кысылып калган мәктәп укучысына ярдәм иткәннәр
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда коткаручылар агачлар арасына аягы кысылып калган мәктәп укучысына ярдәм иткәннәр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә көндез Мусин урамындагы 59б йорты янындагы балалар мәйданчыгында агачка менгән малайның аягы кысылып калган.

Урынга килгән 2нче зона коткаручылары 11 яшьлек малайның аягын кораллар ярдәмендә азат итәләр. Үсмергә беренче ярдәм күрсәтеп, әти-әнисенә тапшыралар.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100