news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Республика советы утырышы узды

Быелның беренче кварталында прокурор тикшерүләре тарафыннан төрле өлкәләрдә коррупция күренешләре белән бәйле 1148 закон бозу очрагы ачыкланган

(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”, Эмма Ситдыйкова). Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов рәислегендә коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Республика советы утырышы узды.
Совет утырышында узган елда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Республика программасы чараларын үтәүнең нәтиҗәләре, 2009 елда Татарстанда коррупциянең торышы һәм коорупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру чаралары турындагы җыелма хисап каралды.
Утырышны ачып, Ю.Камалтынов 2010 елның 13 апрелендә Россия Президентының “Коррупциягә каршы торуның илкүләм стратегиясе һәм 2010-2011 елларга исәпләнгән коррупциягә каршы торуда илкүләм план турында”гы Указга кул куюын билгеләп үтте. Аның нигезендә республикада гамәлгә ашырылучы чараларга өстәмә рәвешендә яңа бурычлар билгеләнгән, аларны хәл итүгә беренче чиратта игътибар бирергә кирәк.
ТР юстиция министры Мидхәт Корманов үз докладында билгеләп үткәнчә, 2009 елда коррупциягә каршы тору буенча Республика программасы чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә республиканың коррупциягә каршы законнары камилләштерелә, коррупция буенча социологик тикшеренүләр үткәрелгән, дәүләт һәм муниципаль идарәнең нәтиҗәлелеге арткан.
Шул ук вакытта, җитәкчеләрнең барысы да Республика программасының үтәлешенә җаваплы карамый. Гражданнар һәм юридик затларга муниципаль хезмәтләр күрсәтүне регламентлаштыру эшенең җитәрлек дәрәҗәдә алып барылмавы билгеләп үтелде.
Совет карары белән Юстиция министрлыгына коррупциягә каршы тору буенча Республика программасына тиешле үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертергә тәкъдим ителде.
“Безнең республика масштабында Дәүләт хезмәткәре көнен гамәлгә кертеп булыр иде. Күрше субъектларда югарыдан күрсәтмә килүен көтеп утырмыйлар. Мисал өчен, Ульян өлкәсендә Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәр көне булдырылган”, - диде ТР Дәүләт Советының законлылык, регламент һәм депутат этикасы комитеты рәисе Шакир Яһудин.
Шакир Яһудин фикеренчә, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрнең үз-үзен тотышының әхлакый-этик кодексын эшләү һәм раслау максатка ярашлы булыр иде. Ул шулай ук Татарстанның дәүләт телләрендә коррупциягә каршы торуга багышланган документлар җыентыгы бастырып чыгарырга тәкъдим итте.
ТР прокуроры урынбасары Газинур Галимов коррупциягә каршы тору өлкәсендә республика хокук саклау органнары тарафыннан алып барылучы эш хакында сөйләде. Быелның беренче кварталында прокурор тикшерүләре тарафыннан төрле өлкәләрдә коррупция күренешләре белән бәйле 1148 закон бозу очрагы ачыкланган.
Үз чиратында, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов билгеләп үткәнчә, агымдагы елның беренче кварталында коррупция юнәлешендә кузгатылган җинаять эшләренең саны 37 процентка арткан. Ришвәт алу очраклары буенча да кузгатылган җинаять эшләренең саны сизелерлек күбәйгән.
Совет әгъзалары 2009 елда Татарстанда коррупциянең торышы һәм коорупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру чаралары турындагы җыелма хисапны да карады. Җыелма хисапны тәкъдим итеп, Татарстанда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Шамил Дәүләтгилдеев 2009 елда коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыруның коррупцияне профилактикалауны тәэмин итүгә юнәлдерелгән актив рәвештә формалашкан федераль законнар нигезендә узуын билгеләп үтте.





news_right_1
news_right_2
news_bot